2019 елның 8 августында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында комиссия тарафыннан уку йортлары тикшерелде. Яңа уку елына кабул итүгә 14 мәктәп, 11 балалар бакчасы һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесе тәкъдим ителде. Барлык белем бирү объектлары гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук Кама Тамагы районы башкарма комитеты вәкилләре тарафыннан тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ике белем бирү учреждениесе ремонтны тәмамлау стадиясендә кала, калган белем бирү объектлары яңа уку елына кабул ителде.