Кама Тамагы муниципаль районы Осинники авыл җирлегендә гражданнар җыелышы

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 августында Кама Тамагы муниципаль районында Осинники авыл җирлегендә гражданнар җыелышы узды.

Гражданнар җыенында иң беренче булып Осинники авыл җирлеге башлыгы Сәгъдиев Әхәт Хәйретдин улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, 2019 елның 1 яртыеллыгында җирлек территориясендә башкарылган эшләр һәм 2019 елга, үзара салым акчаларын исәпкә алып, бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы эшләренең барышы турында мәгълүмат белән "Камская" агрофирмасының "Тәмте» бүлекчәсе идарәчесе Липихин Андрей Анатольевич чыгыш ясады. Бүгенге көндә Агрофирма хезмәткәрләр җыя, механизаторлар, бүлекчә җитәкчесе кирәк һ.б. шулай ук җир пайлары буенча түләү өчен документлар җыю кирәклеге турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы районда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Гражданнар җыелышының нәтиҗәсе булып, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховның муниципаль район территориясендә максатчан программаларны тормышка ашыру һәм районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында чыгышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International