14 август көнне Тәмте авыл җирлегендә Бал Спасы бәйрәме узды.
Бал Спасы - Борынгы бәйрәме, аның тамырлары 12 гасырда китә
Бәйрәмгә бик күп кунаклар җыелган иде. Кунакларны каравай бал белән каршы алдылар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы һәм кунаклары өчен төрле программа әзерләгәннәр иде. Бәйрәмнең бизәге-иҗат коллективлары чыгышы булды. «Радость» балалар бию төркеме «Бал спасы» күңелле биюен биеде. «Калейдоскоп» ВИА артистлары, Карпов Владимир, А.Климашина һәм А. Здобнов дуэты, «Лебеда» хоры алкышларны өзде, бәйрәмгә килгән һәркемне чын күңелдән елмаерга мәҗбүр итте.
«Россияночки» вокаль төркеме (Рус Бортасы авылы) һәм Красновидово авылының «Оберег» фольклор ансамбле дә күңелле чыгыш ясадылар.
Бу көнне барысы да уңышлы килеп чыкты: кояшлы матур һава, бәйрәм программасы, катнашучылар һәм тамашачылар күп. Бал бәйрәме безнең районда матур традициягә әверелер һәм күбрәк кунаклар җыяр дип уйлыйбыз.
Бал Спасы, чыннан да, бу җәйнең иң музыкаль - баллы бәйрәме булып чыкты.