Беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын формалаштыру

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

25 июль https://molparlament.tatar/ сайтында беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасына кандидатларны теркәү башланды.

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге  Россия Федерациясе гражданнары Яшьләр парламенты әгъзалары була ала.

Конкурс дүрт этапта узачак.

Конкурсның беренче этабы (25 июльдән 15 августка кадәр) https://molparlament.tatar/ конкурсның рәсми мәгълүмат ресурсында катнашырга теләк белдергән гражданнар тарафыннан тәкъдим ителүне үз эченә ала.

Гаризага шәхси гариза, катнашучы анкетасы, гражданның шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы, шәхси фотография, программада катнашучы, видео-интервью керә.

Конкурсның икенче этабы (22 августтан 6 сентябрьгә кадәр) яшьләр парламенты составын формалаштыру буенча конкурслы тавыш бирүгә яшьләрне җәлеп итү буенча кандидатлар катнашында чаралар үткәрүне үз эченә ала.

Конкурсның өченче этабы (22 августтан 6 сентябрьгә кадәр) «Интернет» челтәрендәге https://open.tatarstan.ru/polls/  сайтта гамәлгә ашырыла торган кандидатлар өчен тавыш бирүне үз эченә ала.

Конкурсның дүртенче этабы (9-20 сентябрь) конкурсның тавыш бирү нәтиҗәләрен чыгару һәм бастырып чыгаруны үз эченә ала.

Беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурсны уздыру буенча Оештыру комитеты контактлары: +7 (843) 231-81-29, +7 (843) 231-81-19

https://www.instagram.com/molparlament.tatar/

https://vk.com/molparlament.tatar

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International