Район сайтында территорияләрне төзекләндерүнең уңай һәм тискәре мисалларын урнаштыру буенча эш дәвам итә

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы сайтында район территорияләрен төзекләндерүнең уңай һәм тискәре мисалларын урнаштыру буенча эш дәвам итә.

Бүген Кама Тамагы муниципаль районының Осинники авыл җирлегендә урнашкан урамнарның фотосурәтләре фоторепортажда күрсәтелгән.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, җирлектә шәхси йорт хуҗалары үз йортлары тирәсен төзекләндерәләр, йорт яны территориясен чүп үләненнән һәм куаклардан чистарталар, коймаларны тиешле хәлдә тоталар.

Атна саен үткәрелә торган рубрика нәтиҗәләре буенча фотофиксация дәвам итә. Уртак көч белән генә без туган районыбызны төзекләндереп, чистарак итә алабыз.

Шәхси йортның йорт яны территориясен карап тотуга карата куелган таләпләр турында исегезгә төшерәбез. Шәхси йорт хуҗалары бурычлы:

- фасадларны һәм коймаларны ремонтлау;

- номер билгесен урнаштырганда, аны тиешле хәлдә һәм гамәлдәге законнар таләпләренә туры китереп тоту;

- ишегалдында һәм аның янында санитар куркынычсызлык чараларын үтәргә;

- инженерлык челтәрләренең сак зонасында агач үсемлекләрен (газүткәргечләр, кабельләр, электр тапшыру линияләре) утыртмаска;

- йорт янындагы җәяүлеләрне һәм автомобильләрне йөртүгә каршылык тудырмаска.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International