18 август көнне Красновидово авылында Алма спасы бәйрәме узды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар мәйданчыгында спорт һәм халык уеннары үткәрделәр; фоамираннан алма ясадылар (мастер класс), «Кашыкта алма» (агач кашык бизәү), «Алма өчен кәрзин» (пластилиннан әвәләп ясау), «Нәрсә беләсең алма турында» дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды.