Тенеш поселогы китапханәсе волонтер Алинә М. белән берлектә «Елмаю» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Чебурашка туган көне» дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрделәр. Чарада балалар Э.Успенскийның «Чебурашка һәм крокодил Гена» әсәре белән таныштылар. Чебурашка турында мультфильм карадылар, уеннарда, конкурсларда катнаштылар, каравай җырладылар һәм совет мультипликациясе героена шәмнәр өрделәр. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.