Китапханәдә җәйге иҗади остаханә

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Җәй – балаларның ял вакыты, ләкин алар ял итеп кенә калмыйлар, китапханәгә киләләр, китап-журналлар яңалыклары белән танышалар, кызыклы хикәяләр укыйлар, тыңлыйлар, уйныйлар һәм аралашалар. Кече Салтык авыл китапханәсендә хендмейд яратучылар, иҗади һәм креатив балалар өчен ««Салават күпере» журналы битләре буйлап» иҗади остаханәсе эшли. Һәм, әлбәттә инде, алар барысы да җәй көне китапханәдә күңелсезләнергә туры килмәвен тагын бер кат аңлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International