Кама Тамагы муниципаль районында «Безнең ишегалды» милли проектын тормышка ашыру

2019 елның 24 августы, шимбә

Татарстанда һәр кешегә турыдан - туры кагылачак социаль мөһим программа - «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла. «Бердәм Россия» идеясе белән чыгыш ясады. Ә Татарстан Президенты проектны хуплады. Программа күләмле һәм кыйммәтле, әмма республика көченнән килә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Билгеле инде, «Безнең ишегалды» яңа республика программасын гамәлгә ашыруга 50 млрд сум юнәлдереләчәк.

Тенеш штп Пионер урамында яшәүчеләрнең җыелышы вакытында күпфатирлы йортларның йорт яны территориясен төзекләндерү темасы буенча фикер алыштылар. Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әхәт улы, авыл җирлеге башлыгы Гыйниятов Илнур Таһир улы, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.

Очрашу ишегалдында узды, анда яшәүчеләр катнашында «Безнең ишегалды» проекты кысаларында йорт яны территориясен төзекләндерү мөмкинлеге карала. Бик күп битараф булмаган гражданнар җыелды, алар үзләренең ишегалларын төзекләндерү буенча фикер алышуга актив кушылдылар.

Проектның идеясе - Татарстан Республикасы территориясендә ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту мәсьәләләре буенча фикер алышуга иҗади якын килергә тәкъдим итү. Бу ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр булдыру гына түгел, ә халыкның игътибарын ишегалды территориясенә сак караш, күршеләр арасында дустанә мөнәсәбәт, үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасы булдыру кирәклегенә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International