Бүген Тенеш шәһәрендә «Шахтерлар Көне» һәм «Бистә көне» билгеләп үтелә.
Бәйрәмгә бик күп халык һәм кунаклар җыелган.
«Кама Тамагы гипс руднигы» ачык акционерлык җәмгыятенең хезмәт коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен «Шахтерлар көне» билгеләп үтә.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов җыелучыларны бәйрәм белән котлады.
Шулай ук район Башлыгы «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бүләкләү тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Рәис Габәйдуллин (моторист)
Евгений Семагин (коммерция директоры)
Хәнифә Ибраһимов (шартлаткыч материалларның эш склады)
Виктор Кузнецов (слесарь).
Бәйрәм әле бара. Балалар өчен күңел ачу зоналары эшли, зур концерт программасы (16.00 сәгатькә кадәр), кичке дискотека (19.00-23.00) һәм 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты планлаштырылган.