Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры безнең районга гастрольләр белән килде

2019 елның 25 августы, якшәмбе

22 август көнне 19.00 сәгатьтә Кама Тамагы штп Мәдәният йортында «Шулай булды шул комедиясе күрсәтелде.

Спектакль алдыннан сәламләү сүзе белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әхәт улы чыгыш ясады.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Түбән Кама театры артистлары беренче тапкыр «Шулай булды шул» спектаклен уйнадылар. Актерларның искиткеч уены тамашачыларны геройлар тарихын алар белән бергә кичерергә мәҗбүр итте. Озак алкышлар тынмады. Матур кич өчен кунакларга зур рәхмәт!

Традиция буенча, Түбән Кама дәүләт татар драма театры гастрольләргә Кама Тамагы районыннан чыккан Туфан Миңнуллинның туган көне алдыннан килә. Спектакль шулай ук Балтач мәдәният йортында, Иске Барыш мәдәният йортында узды.

Бүген, 25 август көнне, актерлар Олы Мәретхуҗа мәдәният йортында, 26 август көнне Олы Яңасала мәдәният йортында, 27 августта Иске Казиле мәдәният йортында уйнаячак һәм барлык теләүчеләрне көтәләр. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International