24 августта Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Кабул итүдә республиканың 51 гаиләсен хөрмәтләделәр, дүрт хатын-кызга «Ана даны - Материнская слава» медале тапшырылды.
Кама Тамагы муниципаль районы исеменнән Тенеш штп Камалетдиновлар гаиләсе катнашты.
«Республика көне алдыннан без Кремльгә республиканың үрнәк гаиләләрен чакырабыз. Гаилә-ул дәүләтнең нигезе. Без гаилә кыйммәтләренә сакчыл карыйбыз. Бу көннәрдә Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уза. Сезнең һәрберегез-үз эшенең остасы, башкаларга үрнәк. Без үсеп килүче буынны сезнең үрнәктә тәрбиялибез. Балалар - безнең киләчәгебез», - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов җыелган гаиләләргә актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Республика көне белән котлады һәм мондый очрашуларның ешрак узуын теләде.