2019 елның 23 августында Кама Тамагы районының «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы иртәдән үк балаларның яңгыравыклы көлүе һәм тавышы белән тулыланды. Кама Тамагы районының барлык почмакларыннан җәйнең күңелле бәйрәменә балалар җыелды.
“Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Кама Тамагы район мәдәният йорты һәм «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле бәйрәм үткәрделәр. Кунакларны Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Е. В. сәламләде.
Чараның максаты: балаларга хәрәкәт-уен эшчәнлегендә бер-беребез белән аралашудан шатлык китерү.
Чара барышында балалар зур кызыксыну белән төрле конкурсларда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм дәвамында бинада музыка, алкышлар һәм тоныкландыргыч балалар тавышлары яңгырады.
Чара ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды һәм бәйрәм ашы оештырылды, аның төп ризыгы-учакта пешерелгән пылау иде.
«Пятерочка» супермаркеты Э.Ф. Сафиуллин, ИП «Җиләк-җимеш һәм яшелчә» А.М. Аликбәров, ИП «Эконом» Т.Ш. Галиева, ИП «Березка» В.В. Поздняков, «Салават» кибете И.А. Ямалиев, «Камский Виноградник» А.Р. Ялалетдинов, «Стройка+» кибете, Д.Ф. Вафин, ИП «Волшебный сундучок» В.В. Гарифуллина һәм ИП «Центр+» С.Г. Лядов ярдәме белән бәйрәм күңелле һәм матур узды.
Мәкалә авторы Венера Хәсәнова, Аида Идрисова фотосы