2019 елның 28 августында Бадретдинова Разия Исмәгыйль кызын 90 яшьлек юбилее белән Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Госман улы Гарифуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина котладылар.
Разия Исмәгыйль кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путиннан котлаулар тапшырылды.
Бәдертдинова (Гыйләҗева) Разия Исмәгыйл кызы 1929 елнын 28 июлендә беренче бала булып гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә.Гаиләдә 14 бала була. Муллыкта яшәмәсәләр дә, әтиләре тирмәндә эшләгән, гаилә бик ачыкмый. 7классны тәмамлагач, Рәмзия колхозда эшли башлый.
1948 елда Бәдрертдинов Галәветдингә кияүгә чыга. 8 балага тормыш бүләк итәләр. Кызганычка каршы Разия апага бала хәсрәтләре күрергә туры килә, 3 баласын вакытсыз югалта, толлык ачысын татый.
Гомерен колхозда эшләп үткәрде, фермада, кыргылыкта эшләде. Рәмзия Исмәгыйль кызы - тыл ветераны.
Хәзерге вакытта улы Наил,килене Зөлфия тәрбиясендә яши.