ТР Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затонында гражданнар җыелышлары

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

2019 елның 27 августында Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затон штп гражданнар җыелышы булып узды.

Халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Ефимов Николай Борисович беренче булып җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, 2019 елның 1 яртыеллыгында җирлек территориясендә башкарылган эшләр һәм үзара салым акчаларын исәпкә алып куелган бурычлар турында чыгыш ясады.

ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Лукин Виталий Юрьевич районда эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары һәм үзмәшгульләрне теркәү турында мәгълүмат җиткерде.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховның муниципаль район территориясендә максатчан программаларны тормышка ашыру һәм районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять турындагы чыгышы халык җыелышының нәтиҗәсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International