Кама Тамагы муниципаль районында «Безнең ишегалды» милли проектын тормышка ашыру

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда һәр кешегә турыдан - туры кагылачак социаль мөһим программа - «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла.

Проектның идеясе - Татарстан Республикасы территориясендә ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту мәсьәләләре буенча фикер алышуга иҗади якын килергә тәкъдим итү. Бу ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр булдыру гына түгел, ә халыкның игътибарын ишегалды территориясенә сак караш, күршеләр арасында дустанә мөнәсәбәт, үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасы булдыру кирәклегенә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.

Куйбышев исем. Затон штп Гагарин урамында яшәүчеләрнең җыелышы вакытында күпфатирлы йортларның йорт яны территориясен төзекләндерү темасы буенча фикер алыштылар. Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әхәт улы, авыл җирлеге башлыгы Ефимов Николай Борисович, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International