Хөрмәтле райондашлар!
Күпмилләтле республикабыз халыкларының бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы булган Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Татарстан - Россиянең иң матур төбәкләреннән берсе, үзенчәлекле мәдәниятен кадерләп саклый һәм үстерә. Татарстанның уңышлы социаль-экономик үсеше – җитәкчеләрнең, белгечләрнең профессиональлеге, социаль инфраструктураның югары сыйфаты, республика халкының югары максатларга омтылышы белән бәйле.
Туган республикабыз һәм тулаем илебез үсеше һәм чәчәк атуына безнең район да үз өлешен кертә. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, торак һәм юллар төзелеше, тормыш өчен мөһим социаль проблемаларны эзлекле рәвештә хәл итү - болар барысы да Татарстанда булган бай икътисадый һәм инновацион потенциалның нәтиҗәле гамәлгә ашырылуы турында сөйли.
Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән сәламәтлек, тынычлык, бәхет, иминлек, туган ягыбызның чәчәк атуы хакына иҗади эшчәнлектә уңышлар телим!
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А. Вазыйхов