2 сентябрь көнне Кама Тамагы штпда «Автобус 14..30» акциясе

2019 елның 30 августы, җомга

2019 елның 8 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек максатларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан яшьләр сайлау алды штабы эше оештырылды.

Яшьләр штабы эшчәнлеге кысаларында август аенда «Автобус 14..30» күргәзмәсе кысаларында, аның барышында Министрлык вәкилләре һәм Татарстан Республикасы буенча брендлы автобуста хәрәкәт итүче яшьләр инициатив төркеме яшьләрнең актуаль мәсьәләләре, Татарстан Республикасының һәр муниципаль берәмлегендә үсеш һәм ял итү өчен ачык киңлекләр оештыру проблемалары буенча фикер алышу максаты белән очрашулар сериясен уздырачаклар.

Акция чараларында катнашу өчен яшьләр берләшмәләре һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге, яшь депутатлар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурста катнашучылар, җирле яшьләр советын һәм/яки башка яшьләр үзидарәсе органын тәкъдим итүче активистлар, шулай ук районның үсеше белән кызыксынган яшь кешеләре чакырыла.

Кама Тамагы районының актив яшьләрен 2 сентябрь көнне 10.30 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге үзәк паркка чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International