Бүген, 2019 елның 30 августында, капиталь ремонттан соң Кирельский авыл мәдәният йортының рәсми ачылышы узды.
Чара Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы чыгышы белән ачылды
Аннары җыелучылар алдында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Александровна Кузиева, Кирельск авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Фәнис Ярхаметдин улы һәм «ПРЕМИУМ» ҖЧҖ директоры Гыймалов Рүзәл Роберт улы чыгыш ясадылар.
Кирельск мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм иҗат коллективлары җыелучыларга бәйрәм концерты әзерләделәр, яңартылган авыл мәдәният йорты залы шыгрым тулы иде.
Хәзерге вакытта бу - заманча, матур һәм барлык таләпләргә туры килә торган бистәнең мәдәни тормыш үзәге. Кирельский мәдәният йорты коллективына иҗади уңышлар телибез.