Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары!
Кадерле укучылар һәм ата-аналар!
Бүген Бөек Белем иленә җыенучылар өчен бик мөһим көн. 1 сентябрь көне алтын көз килү белән генә түгел, ә беренче мәктәп кыңгыравы белән дә истә кала. Вакыт сизелмичә үтә, бу уку елы да бик тиз узачак. Бүгенге көн бу уку елының шатлыклы һәм якты вакыйгалары өчен башлангыч булсын. Сезгә, укучылар, яңа уку елына күтәренке кәеф, белем алу процессыннан ләззәт алуны телисе килә. Үзегез өчен барлык яңа, кызыклы һәм матур күренешләр табыгыз.
Сезгә, хөрмәтле укытучылар, чын күңелдән зирәклек һәм чиксез сабырлык телим. Авыр һәм игелекле хезмәтегез өчен сезнең алда баш иябез. Нык сәламәтлек, белем һәм югары казанышлар сезгә!
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А. Вазыйхов