Татарстан Республикасы көнендә Куйбышев Затонының ике кешесенә «Кама Тамагы муниципаль районының Мактаулы гражданы» исеме бирелде

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

30 августта Туфан Миңнуллин исемендәге паркта Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Кама Тамагы муниципаль районының социаль - икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Кама Тамагы муниципаль районының Мактаулы гражданы» исеме Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогы муниципаль берәмлеге халкына: Нигъмәтҗанов Сәфәргали Хәйдәр улына һәм Аносов Сергей Владимировичка бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International