Татарстан Республикасы Көнендә Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы узды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе паспорты - 14 яшькә җиткән һәм Россия территориясендә яшәүче барлык гражданнарның шәхесен таныклаучы төп һәм иң мөһим документ.

Районда һәр гражданин язмышында бу истәлекле вакыйга гадәттәгечә тантаналы һәм бәйрәм шартларында үткәрелә. Бу юлы аны үткәрү датасы Татарстан Республикасы көне булды.

Россия Федерациясе гражданинының шәхесен таныклаучы төп дәүләт документын 11 укучы алды.

Егетләр һәм кызларны Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы һәм «Кама Тамагы» полиция бүлегенең миграция пункты начальнигы Хисамова Роза Салих кызы котладылар.

Район Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы балаларны паспорт алу белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, паспорт алу - олы тормышка беренче җитди адым, Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы йөртүләрен, яхшы укуларын, белем алуын һәм безнең районга әйләнеп кайтуларын теләде.

Роза Салиховна барысына да илебезнең лаеклы гражданнары булуларын һәм максатларына һәрвакыт баруларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International