Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә бәйрәм линейкасы

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 2 сентябрендә районның барлык мәктәпләрендә укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен, район җитәкчеләре катнашында тантаналы линейкалар узды. Яңа уку елында 135 беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде, ә 1 сентябрьгә барлык укучылар саны 1441 кеше тәшкил итте.

Кама Тамагы урта мәктәбендә узган Белем көненә багышланган чарада Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты. Район Башлыгы җыелучыларны яңа уку елы белән котлады, укучыларга уңышлар, якты, мәктәп тормышы, иҗади энергия, сабырлык һәм зирәк карарлар теләде, ә ата - аналарга - балалары белән горурланырга һәм аларның җиңүләренә шатланырга кушты.

Укудагы уңышлары, мәдәни һәм җәмәгать эшчәнлегендә катнашканнары өчен алдынгы укучыларны бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International