"Советлар Союзы Герое Михаил Алексеевич Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе"ндә тантаналы линейка

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 1 сентябрендә "Советлар Союзы Герое Михаил Алексеевич Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе"ндә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәм линейкасында Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Насыйбуллин Илһам Әдип улы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина, «Мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы Гимадеева Елена Александровна, Куйбышев Затон штп башлыгы Ефимов Николай Борисович катнаштылар.

Чара барышында алдынгы укучыларны билгеләп үттеләр. Тантаналы өлештән соң гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International