30 августта Туфан Миңнуллин исемендәге паркта Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов тантаналы бүләкләүләрдә катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән юл төзелешен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Вираж - Плюс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Валеев Исхак Ильяс улына «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе»дигән мактаулы исем бирелде.
«Ел хәйриячесе - 2018» дипломы белән Яранова Наталья Анатольевна бүләкләнде. Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затоны»
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә керткән өлеше, район чараларын үткәрүдә спонсорлык һәм хәйрия ярдәме күрсәтүдә актив катнашканы өчен Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Хөснетдинов Рим Гафият улы - «УЮТ + " ҖЧҖ»;
- Поздняков Вячеславович - "ИП Поздняков»;
- Вафин Дамир Фатыйх улы - "ШЭ Вафин»;
- Лядов Сергей Геннадьевич - "Центр +»;
- Камалиева Энҗе Шаһит кызы - "Шәхси эшмәкәр Камалиева»;
- Галиев Рөстәм Госман улы - "ИП Галиев»;
- Гарифуллина Венера Валерьевна - "ИП Гарифуллина»
Муниципаль район территориясендә һәм аннан читтә мәдәният, үзешчән сәнгать иҗатын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән Лисицовский Кирилл Павлович бүләкләнде.