«Без терроризмга каршы!» тематик сәгать Балтач авыл китапханәсендә

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Экстремизмга - ЮК! " айлыгы кысаларында Балтач авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә яшүсмерләр һәм яшьләр өчен " Без терроризмга каршы!» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар терроризмның нәрсә икәнен һәм нәрсәгә каршы килүен белделәр. Теракт корбаны булмау, шикле предметларны ачыклаганда нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында «Терроризм - бөтен дөнья проблемасы» дигән электрон презентация карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International