Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башланган иде.
Чара кысаларында районның барлык гражданнарына һәм оешмаларына икеайлыкта актив катнашырга һәм "ЭКОяз-2019"конкурсында катнашырга тәкъдим ителде. Конкурска предприятие, мәктәп, балалар бакчасы һәм гаилә гариза биргән. Традиция буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм призны алуда беренче «Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе» булды.
Икеайлыкның төп максаты - халыкның актив гражданлык позициясен һәм экологик культурасын формалаштыру, әйләнә-тирәлекнең торышы турында белем дәрәҗәсен күтәрү.
2019 елның 2 сентябрендә лаеклы бүләк һәм диплом тантаналы линейкада мәктәпкә тапшырылды.