Мәшгульлек үзәге хәбәр итә: 2019 елның 2 сентябренә Кама Тамагы муниципаль районының хезмәт базарындагы вәзгыятькә кыскача анализ.

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 2 сентябренә Кама Тамагы районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 29 кеше тәшкил итте (2018 елның 1 сентябренә-35 кеше).

2019 елның 2 сентябренә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,37% тәшкил итте (2018 елның 1 сентябренә – 0,44%).

Эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән вакансияләр саны 2019 елның 2 сентябренә 117 берәмлек тәшкил итә (2018 елның 1 сентябренә – 97 берәмлек). Иң күп вакансияләр мәгариф (9 вакансия), эшкәртү сәнәгате (18 вакансия), хезмәт күрсәтү, сәүдә һәм саклау (7 вакансия), авыл хуҗалыгы (11 вакансия), төзелеш (14 вакансия) өлкәләрендә тәкъдим ителгән.

Бүгенге көндә машина йөртүчеләр, агрономнар, табиблар, бухгалтерлар, сатучылар, укытучылар, пешекчеләр - иң кирәкле белгечлекләр булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International