Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә конкурс

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 3 июлендәге ПУ-619 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасы граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә конкурс башлану турында игълан итте. Гаризалар 2019 елның 12 сентябренә кадәр кабул ителә.

Премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә оештырылган Иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.

Премиянең югары статусын һәм әһәмиятен исәпкә алып, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар һәм сезнең ведомство белән хезмәттәшлек итүче яки муниципаль берәмлек территориясендә эшчәнлек алып баручы абруйлы коммерциячел булмаган оешмалар премиясенә конкурста катнашуны сорыйбыз.

Премия турында нигезләмә һәм барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының oprt.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International