Районның Туган якны өйрәнү музеенда «Көзге калейдоскоп» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Алтын көз-ул искиткеч вакыт, табигать безне үзенең матур төсләре, мул яшелчә, җиләк-җимеш уңышы белән сөендерә. Көзге калейдоскоп безгә гаҗәеп, сусыл, бай буяулар бүләк итә.

Районның Туган якны өйрәнү музеенда «Көзге калейдоскоп» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде, анда безнең бакчадагы җиләк-җимеш, чәчәкләр музей экспонатларына тормыш өрде. Кырынка көзге чәчәк бәйләмнәре өчен ваза булды, балчык савыт – саба җиләкләр өчен уңайлы мәйданчык булды, ә үрелгән кәрҗиннәр, каен тузыннан эшләнгән савыт һәм агач савытлар мул яшелчә,  җиләк-җимеш уңышын үз эченә алды. Яңа уңыш һәм гаҗәеп экспонатларның гасырдан артык тарихы булган искиткеч күренеш көзге натюрморт тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International