Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Галиәскәр Камал театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале үтте.
Татарстан башкаласына Казаннан, республика районнарыннан, шулай ук Башкортстаннан, Чуашстаннан һәм Киров өлкәсеннән 600 үзешчән һәм һөнәри иҗат коллективы килде. Фестивальдә катнашучылар тамашачыларны зур концерт программасы, матур чыгышлары, гармунчылар конкурслары белән сөендерделәр.
«Уйнагыз, гармуннар» 34 нче республика фестивале кысаларында Казан урамнары буйлап меңгә якын гармунчы үтте. Баянчылар өчен бу бәйрәм - башка районнардан килгән музыкантлар белән очрашу урыны.
Халык арасында гармунчылар һаман да күп әле, димәк, халык традицияләре исән.