4 сентябрь көнне Кама Тамагында «Автобус 14..30» узды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 2019 елның 4 сентябрендә Кама Тамагындагы Туфан Миңнуллин паркында «Автобус 14..30» яшьләр акциясе узды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан 2019 елның 8 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек максатларында Яшьләр сайлау алды штабы эше оештырылды.

Яшьләр штабы эшчәнлеге кысаларында, «Автобус 14..30» Татарстан Республикасы буенча брендлы автобуста хәрәкәт итеп, яшьләрнең актуаль мәсьәләләре, Татарстан Республикасының һәр муниципаль берәмлегендә үсеш һәм ял итү өчен ачык киңлекләр оештыру проблемалары буенча фикер алышу максаты белән очрашулар уздырыла.

Акция чараларында катнашуга яшьләр берләшмәләре һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге, яшь депутатлар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурста катнашучылар, җирле яшьләр советын тәкъдим итүче активистлар, шулай ук үз районын үстерүдә кызыксынган яшьләр чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International