Мәскәүдә «Муниципаль мөлкәт белән идарә итү: контрольне гамәлгә ашыру» Бөтенроссия гамәли семинары

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2019 елның сентябрендә Мәскәүдә «Муниципаль мөлкәт белән идарә итү: контрольне гамәлгә ашыру» Бөтенроссия гамәли семинары узачак.

Семинарда муниципаль учреждениеләрнең оператив идарә хокукында булган муниципаль мөлкәт белән идарә итүне, алардан файдалануны һәм алар белән эш итүне хокукый җайга салу каралачак. Экспертлар муниципаль милек объектларын исәпкә алу һәм аларга хокукларны теркәү буенча гамәли тәкъдимнәр бирәчәкләр, шулай ук дәүләт һәм муниципаль предприятиеләрнең, учреждениеләрнең мөлкәтен бирү тәртибен һәм шартларын караячаклар. Аерым игътибар муниципаль милек объектларын куллануны һәм хокукларны яклауга юнәлтеләчәк.

Семинар барышында РФ субъектлары һәм югары хосусыйлаштыру мәктәбенең муниципаль берәмлекләре милке белән идарә итү кафедрасы вәкилләре, РФ Президенты каршындагы гражданлык законнарын үстерү советының эшче төркеме әгъзалары киңәшләр һәм аңлатмалар белән чыгыш ясаячаклар.

Семинарда катнашучылар сыйфатында план-икътисад бүлекләре җитәкчеләре, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнарының контракт идарәчеләре, ГРБС һәм алар карамагындагы учреждениеләр, федераль, бюджет, автоном һәм казна учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, тендер һәм юридик бүлек җитәкчеләре чакырыла.

Семинар 2019 елның 25-26 сентябрендә «Измайлово» кунакханә комплексының конгресс-үзәгендә түбәндәге адрес буенча узачак: Мәскәү шәһәре, Измайлов шоссесы, 71 йорт («Партизанская»метро станциясе).

Катнашу шартлары, бәясе турында 8-926-234-09-13 (Елена Овчинникова) тел.: 8-926-234-09-13 (Елена Овчинникова) яки eov@seminar-inform.ru.электрон почта аша белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International