Кама Тамагы муниципаль районының Олы Бортас һәм Варварино авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышы

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 2 сентябрендә Кама Тамагы муниципаль районында Олы Бортас һәм Варварино авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары узды.

Халык җыенында авыл җирлекләре башлыклары беренче булып җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, 2019 елның 1 яртыеллыгында җирлек территориясендә башкарылган эшләр һәм, үзара салым акчаларын исәпкә алып, 2019 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясадылар (Сәгъдиев Радик Солтан улы, Варварино авыл җирлегендә Нотфуллин Рушан Тимербатыр улы).

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле Дәминов Равил Рафаэль улы районда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

«Демография» милли проектының «өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарны диспансерлаштыруның барышы турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна чыгыш ясады.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховның муниципаль район территориясендә максатчан программаларны тормышка ашыру һәм районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять турындагы чыгышы халык җыелышының нәтиҗәсе булды. Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International