ТР Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 5 сентябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, киңәйтелгән утырыш узды.

«2019-2020 елларга ягулык сезонына әзерлек барышы турында» доклад белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы чыгыш ясады.

«Демография» милли проектының «өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарга диспансерлаштыруның барышы турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна сөйләде.

Кама Тамагы районы территориаль сайлау комиссиясе Рәисе-Гыйльметдинов Илмир Илдус улы алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауны оештыру һәм үткәрү турында сөйләде.

2019 елның 8 сентябрендә тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссияләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү турында Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең «Кама Тамагы» полиция бүлеге начальнигы Гыйльфанов Илдар Әсфән улы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International