Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Чара Казанда 29 августта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы янында узды.
Чарада Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашты. Кама Тамагы муниципаль районының Тәмте һәм Кече Салтык авыл җирлекләре башлыклары Зиновьев Игорь Альбертович һәм Җиһаншин Айрат Гаптелхәй улы Chevrolet Niva маркалы автомобильдән ачкычлар алдылар.
Автомобильләр тапшыру Татарстан Республикасы Көненә, шулай ук Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүгә багышланган Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсы йомгаклары буенча уздырыла. Конкурс Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм республиканың авыл һәм шәһәр җирлекләрендә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатларында үткәрелә.