Сөйки авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Без - бердәм ил» дип исемләнгән дуслык һәм татулык дәресе үткәрделәр. Чара барышында балалар шикле әйбер тапкан очракта терроризм белән бәйле хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр. «Бездә бердәм планета – бездә бердәм гаилә» дигән тематик китап – иллюстратив күргәзмә оештырылды, күргәзмә экспозициясендә китаплар, плакатлар, мәгълүмати брошюралар һәм журнал мәкаләләре керде. Чара ахырында барлык балаларга да «Нәрсә белергә кирәк» дигән белешмәлек тапшырылды.