Кама Тамагы районы җитәкчелегенең Тенеш штп Гипс руднигының хезмәт коллективы белән очрашуы

2019 елның 6 сентябре, җомга

2019 елның 5 сентябрендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы «Кама Тамагы Гипс Руднигы» ААҖ хезмәт коллективы белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы, ТР Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Вафин Рәис Фәрит улы катнашты.

Наил Альбертович үз чыгышында Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә максатчан программаларны тормышка ашыру, районда икътисади һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында сөйләде.

Очрашу барышында район Башлыгына адресланган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International