Балаларны көзге куркынычсызлыкка әзерләү

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Районның уку йортларында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә игълан ителгән куркынычсызлык айлыгы уздырылу сәбәпле һәм 2019 елның көзге чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге»нең Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан аерым эш алып барыла.

 2019 елның 18 сентябрендә Кама Тамагы урта мәктәбендә «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогының дәүләт инспекторы Нияз Нуриев укучылар һәм укытучылар арасында  ачык Тормыш иминлеге дәресе үткәрде.

Очрашу укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы белән котлаудан башланып китте .

Мәгълүмати-укыту чараларын үткәрү барышында ГИМС хезмәткәре балаларны кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе эшчәнлеге, республикадагы һәм райондагы оператив хәлләр ,су объектларында үткәрелә торган чаралар, көзге чорда су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 107 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International