Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru («кадастр инженерын сайлап алу» өстәмә битендә) агымдагы елның 8 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылды, монда айлар буенча аерым рейтинг урнаштырылды, шул исәптән 2019 елның август ае өчен дә.
Исегезгә төшерәбез, кадастр инженерлары рейтингы документлар әзерләү сыйфатына һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую вакытында уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнгән. Мәсәлән, туктатып тору һәм баш тарту проценты 35тән артык булса, кадастр инженеры «кызыл зонага» эләгә. Әгәр туктатулар һәм баш тарту проценты 35тән ким булса, ә 18дән артыгы - «Ак зона»га. Туктатулар һәм баш тартулар 18% тан кимрәк булса – «яшел зона» га.
Татарстан Росреестры төзегән рейтинг күрсәткәнчә, кадастр инженерларының күбесе «ак»зонада (161) һәм «яшел» зоналарда (157) эшли, " кызыл зона» га 67 кадастр инженеры кертелгән.
Игътибар итегез, бу мәгълүмат кадастр инженерлары эшчәнлегенә реклама булып тормый, шул исәптән техник документацияне әзерләү буенча иң яхшы күрсәткечләр дә. Татарстан Росреестрының айлык рейтингы гариза бирүчеләргә кадастр инженерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирүгә генә юнәлдерелгән. Билгеле булганча, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кадастр инженеры катнашыннан башка булмый. Аның ни дәрәҗәдә профессиональ эшләвеннән дә, кадастр исәбенә кую турында уңай карар кабул ителүе яки, киресенчә, туктатып тору яки хәтта баш тартуына бәйле. Икенче очракта, гражданнар өчен бу вакытны кына түгел, ә акчаны да югалту.
Игътибарга: Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» СРОда +7 (843) 291-05-10 телефоны буенча үзләренең кисәтүләрен белдерә алалар. Монда аралашу өчен һәрвакыт ачык һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзерләр . Шулай ук исегезгә төшерәбез, бүген, 16 сентябрьдә, «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» «Федераль законга үзгәрешләр кертү» турындагы 150-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Әлеге законның мөһим яңалыклары арасында-кадастр инженерларының бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итү . Аерым алганда, сүз күчемсез милек хуҗаларының почта һәм эленкртон адреслары мәгълүматлары турында бара. Күчемсез милек реестрыннан актуаль һәм дөрес контактларга керү гражданнарга чиктәш кишәрлекләрнең чикләрен килештерү турында хәбәр җибәргәндә адреслы хаталар җибәрү ихтималын киметәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкын күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында булган контакт мәгълүматларын яңартырга чакыра. Моның өчен КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк. ЕГРНга үзгәрешләр өч эш көне дәвамында кертелә.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10