Затон поселогы китапханәсе белгечләре Столяров исемдэге мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Чишмәкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Көзге буяулар» экологик калейдоскобы үткәрделәр.
Нәниләргә көз сынамышлары турында сөйләделәр, ни өчен яфраклар төсне алмаштыралар һәм төшәләр, түтәлдә нәрсә үсүе турында табышмаклар әйтештеләр. Балалар күңелле спорт бәйгеләрендә актив катнаштылар: бакча инструментларын сурәтләделәр, сазлыкның «битлекләре» буенча күчтеләр һәм тизлеккә рәсемнәр җыйдылар.