Бүген, 2019 елның 4 октябрендә, район мәдәният йортында Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм чарасы булып узды, анда Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашты.
Тантаналы шартларда түбәндәге хезмәткәрләрнең яшь буынын мәгариф һәм тәрбияләү өлкәсендә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләү булды:
Аскарова Римма Рим кызы, Кама Тамагы татар урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
Гыймадиева Римма Наил кызы, Олы Кариле урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы;
Эскаева Светлана Олеговна, Затон урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
Миңнегалиева Эльвира Искәндәр кызы, Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы;
Князева Надежда Владимировна, Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы;
Корбанов Василий Халикович, Кирельск төп гомуми белем бирү мәктәбе физик культура укытучысы;
Сундукова Ольга Владимировна, Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы;
Гарифуллина Рушания Галимҗан кызы, Сөйки урта мәктәбенең татар теле укытучысы;
Гомәрова Роза Ирек кызы, Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту бүлеге секретаре;
Мөхәммәтшина Гөлфия Гафият кызы, Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы - «Иске Барыш башлангыч мәктәбе»нең башлангыч сыйныфлар укытучысы.