Татарстанның 33 мең гражданы үз эшләрен сайлаган һәм үзмәшгульләр булып теркәлгән

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның 33 мең гражданы үз эшләрен сайлаган һәм үзмәшгульләр булып теркәлгән. Аларның 80% тан артыгы элек беркайчан да эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәгән һәм салымнар түләмәгән. 2019 ел ахырына үзмәшгульләр саны 60 меңгә кадәр артырга мөмкин.

Салым эксперименты 2019 елның 1 гыйнварында илнең дүрт төбәгендә - Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстанда старт алды. Үзмәшгульләр категориясенә керү өчен еллык керемнең елына 2,4 млн сумнан артмавы шарт. Үзмәшгульләр салымны керемнең 4% ы, физик затларга хезмәт күрсәтсәләр, 6% ы түли, әгәр түләү юридик затлардан 10 ел дәвамында килә икән, РФ Хөкүмәте салым салу шартларын үзгәртергә хокуклы түгел.

Салым түләү процедурасы максималь рәвештә гадиләштерелде: «Минем салым» федераль салым хезмәтенең мобиль кушымтасын алырга яки партнер-банк кушымтасы аша исәпкә басарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International