«Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең акциясе «Без сезгә кунакка барабыз» Кама Тамагы штп

2019 елның 11 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районында «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Без сезгә кунакка барабыз» акциясе үткәрделәр.

2019 елның 1-10 октябрендә Тәмте һәм Сөйки авылларында социаль хезмәткәрләр ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның ишегалларын җыештырдылар.

Акциянең максаты-ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә йорт яны участокларын һәм йорт яны территорияләрен тәртипкә китерергә ярдәм итү.

Физик көчләре калмаган өлкәннәргә безнең кайгырту, аларның тормышларында катнашу һәм безнең ярдәм кирәк бит!

Мәкалә авторы һәм фото Илсөяр Сабирова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International