Хәзерге дөньяда берәү дә социаль тетрәүләрдән, табигый бәла – казалардан-ураганнардан, су басулардан, янгыннардан страховкаланмаган. Бигрәк тә өлкәннәр балалар өчен борчылалар. Гадәттән тыш хәлләр вакытында балага пассив-оборона реакциясе хас: куркудан лл яшерен почмакка кача.
Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы-балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм ата-аналар тарафыннан зур игътибар бирелергә тиешле мөһим мәсьәләләрнең берсе. Критик хәл килеп чыккан вакытта да кисәтү буенча грамоталы үз-үзеңне тоту гомерне саклап калырга мөмкин.
Өлкәннәрнең бурычы - һәр балага янгын куркынычы турында төп төшенчәләр бирү, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.
1. Янгын чыгу сәбәпләре турында белем бирү; ачык утның ни белән куркыныч булуын аңлату; балалар шуклыкларының ихтимал нәтиҗәләрен аңлау.
2. Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.
3. Утның куркыныч хисен формалаштыру: җиңел янып китүче предметларның һәм материалларның билгеләре һәм үзлекләре турында сөйләү.
4. Үзләре турында мөһим мәгълүматны яттан белү зарурлыгына инандырырга: фамилиясе, исеме, йорт адресы һәм телефон номеры.
5. Балаларда мөстәкыйльлек һәм җаваплылык күнекмәләрен формалаштыру.
6. Көнкүрештә куркынычсызлык күнекмәләрен үстерү, янгын куркынычы булган хәлләрдә адекват гамәлләргә, янгын чыкканда ничек шалтыратырга өйрәтү.