19 гыйнвар көнне Буа шәһәрендә Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсы узды.
Конкурсның максаты-талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү, киләчәктә татар музыка мәдәнияте өлкәсендә иҗади үсеш алу өчен шартлар тудыру, татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни хәзинәләргә тарту.
Конкурста Кама Тамагы, Апас, Тәтеш, Спас, Чүпрәле, Кайбыч муниципаль районнары катнашты. Кама Тамагы районыннан Мозаффарова Гөлия, Мөхәммәтҗанов Илгиз, Закиров Булат катнашты.
Мозаффарова Гөлия икенче турга үтте. Конкурсның II һәм III сайлап алу турлары 8-11 апрель көннәрендә Татар дәүләт филармониясендә узачак. Г. Тукай Исемендәге Дәүләт Премиясе Лауреаты. Гөлиягә икенче турда уңышлар телибез.