Кама Тамагы муниципаль районы Балтач авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Балтач авыл җирлегендә гражданнар җыелышы узды.

Авыл җирлеге башлыгы Динар Имаметдин улы Мухамадуллин җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2019 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчаларын исәпкә алып, 2020 елга бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы бүлекчәсе җитәкчесе Мингалиев Марат Хасыйб улы 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс – икътисад бүлеге консультанты Дамир Рафаэль улы Даминов кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына - авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Полициянең участок уполномоченные Зиновьев Дмитрий Павлович авыл җирлегендәге оператив хәлләр турында сөйләде.

«Пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында» мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе башлыгы Гыйльметдинов Илмир Илдус улы чыгыш ясады.

ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Насыйбуллин Илһам Әдип улы Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше темасы буенча чыгыш ясады.

Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов чыгышы йомгак ясады. Район башлыгы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2019 елда башкарылган эшләр, 2020 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International