Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Батырлык дәресе

24 гыйнвар 2020 ел., җомга

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Туфан Миңнуллин музееның баш саклаучысы Гөлчәчәк Гыймадиева 3 А һәм 3 Б сыйныф укучылары өчен «Батырлык дәресе» дип аталган чара үткәрде.

Балалар 23 нче февраль бәйрәме тарихы һәм әлеге истәлекле көннең берничә исеме булуы турында белделәр. Ватанны саклаучылар турындагы фильмын караганнан соң балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр.  Мәктәп тактасында «нәрсә ул батырлык?» дигән сорауга җавапларын яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования