Кама Тамагы муниципаль районы Иске Барыш авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2020 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Иске Барыш авыл җирлегендә гражданнар җыелышы узды.

Җыелышны авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Илшат Рәхимҗан улы ачты. Ул җирлек территориясендә 2019 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасын исәпкә алып, 2020 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы бүлекчәсе җитәкчесе Сабиров Мөслим Әбрар улы 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс – икътисад бүлеге консультанты Даминов Дамир Рафаэль улы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына - авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Полициянең участок уполномоченные Яруллин Зөлфәт Галимулла улы авыл җирлегендәге оператив хәлләр турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе башлыгы Гыйльметдинов Илмир Илдус улы «Пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында» мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов чыгышы йомгак ясады. Район башлыгы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2019 елда башкарылган эшләр, 2020 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International