Кама Тамагында Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә старт бирелде. 1920 елның 25 июнендә РСФСР составында Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР, Татарстан) оештырыла. 2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде

2020 елның 24 гыйнварында Кама Тамагы район мәдәният йортында Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты булды.

Сәхнәдә "Ассоль", "Тау ягы" бию коллективлары, Айдар Айтуганов, Булатова Светлана, Рәмис Зиннәтуллин, Никаншина Светлана, Любовь Вәлиева, Гөлүзем, Луиза Микерина, Гөлназ Ибраһимова, Малена Почтаренко, Айгөл Хәсәнова, Любовь Вәлиева, Рәмис Зиннәтуллин чыгыш ясады.

Бәйрәм чарасында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашты, ул Республика һәм муниципаль бәйрәм чаралары кысаларында социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешкә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырды:

1.      Иванова Фәүзия Хәбибулла Кызына

2.      Ибәтуллина Нәсимә Сәлах Кызына

3.      Кузиева Ирине Александровка

4.      Молчанская Нэилә Үзбәк Кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International